ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы “Урман утыру” акциясендә катнашты

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

       Узган шимбә, 25 нче апрель көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Кадышево бистәсендәге Биектау участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр. Бу елны агач утырту Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланды.

       ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча язгы һәм көзге урман утырту чараларында республикада 60 меңнән артык кеше катнашкан, 374 га мәйданда 1,2 млн. данәдән артык агач утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International