Гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы Татарстан Республикасы Законы кысаларында һәм Татарстан Республикасы территориясендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыкны билгеләп үтү уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаләренә бушлай хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелде.
Казан шәһәрендә бу чара Халыклар дуслыгы йортында 2015 елның 28 апреле көнне үткәрелде.
Мәгълүмати-консультация бирүчеләр составында җир законнарына кагылышлы сораулары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе белгече Рамил Хәбибуллин ярдәм күрсәтте.