Видеоэлемтә режимында Түбән Кама муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлеге каралды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

       Бүген министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә Түбән Кама муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлегендә коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча Республика эксперт группасы тарафыннан ачыкланган сораулар буенча Түбән Кама муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе белән видеоконференция режимында киңәшмә үтте.

       Киңәшмә кысаларында Түбән Кама муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсенең ачыкланган кагыйдә бозуларны төзәтү чаралары буенча мәгълүматы тыңланылды. Видеоэлемтә режимында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре тарафыннан Идарә эшчәнлегендәге җитешсезлекләрне бетерү өчен тәкъдимнәр бирелде. Шулай ук Түбән Кама муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Марат Хисмәтуллинның җир законнарына кергән яңа үзгәрешләр буенча булган сорауларына да җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International