16 – 29.04.2015 көннәрне республиканың муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре белән зоналар буенча семинар-киңәшмәләр үтте. Бу киңәшмәләрдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасарлары докладлар белән чыгышлар ясадылар.
Бу киңәшмәләрнең һәрберсендә тиешле территориаль зоналар буенча 5-11 муниципаль берәмлек җитәкчеләре катнашты. Министр урынбасарлары чыгышларында республиканың авыл җирлекләре өчен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулары каралды. Беренче игътибар җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә федераль һәм республика законнарына кергән үзгәрешләргә характеристика бирүгә юнәлтелде. Шулай ук авыл җирлеге җирле үзидарәләренең район җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәтләре, коррупциягә каршы көрәш һәм башка төр закон бозулар, хуҗасыз объектларны теркәү, җир кишәрлекләре категорияләрен үзгәртү һәм башка төр сораулар каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре чыгышлар киңәшмә катнашучыларында зур кызыксынучанлык тудырды, аларның сорауларына җаваплар да бирелде.