ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республикадагы газ бирү челтәрләре иминлеген тәэмин итү максатыннан 2015 елның апрель аенда газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кую буенча эшне дәвам итә.
29.04.2015 Кукмара һәм Алабуга муниципаль районнары территориясендә 838,8 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм 1,54 кв.км мәйданлы ул территорияләргә кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кертү турындагы № 985-р боерыгы кабул ителде.
30.04.2015 Әтнә, Арча һәм Биектау муниципаль районнары территориясендә 360,3 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм 1,62 кв.км мәйданлы ул территорияләргә кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кертү турындагы № 996-р боерыгы кабул ителде.
2015 елда барлыгы 1740 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) расланды һәм 5,2 кв.км мәйданнан артык алар кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр куелды.