ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан ТР Әлки районындагы дәүләт милкен тикшерү үткәрелде.
ТР Урман хуҗалыгы карамагындагы 2 ведомствоны тикшерү нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 95 кв.м. ике бина рөхсәтсез бушлай файдалануга бирелгәнлеге ачыкланды. Шулай ук файдаланылмый торган 508,4 кв.м. объект, 4 480 кв.м мәйданлы 2 җир кишәрлеге һәм 8 автотранспорт чарасы барлыгы ачыкланды.