1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә министрлык фойесында “Тынычлык балалар күзлегеннән” дип аталган балалар рәсемнәре күргәзмәсе эленде

2015 елның 8 мае, җомга

       Бөек бәйрәм алдыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы фойесында Бөек Җиңүгә багышланган “Алар Ватан өчен сугыштылар” исемле тематик стенд эшләнелде. Моннан тыш, “Тынычлык балалар күзлегеннән” дип аталган балалар рәсемнәре күргәзмәсе эленде. Аерым стендта Бөек Ватан сугышы ветераннары турында материаллар – министрлык хезмәткәрләренең туганнары, якыннары турында истәлекләре.

       Без Бөек Ватан сугышы Ветераннары каршында аларның түземлеге һәм батырлыклары өчен баш иябез. Хөрмәтле ветераннар! Сезне Бөек бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә озак еллар буена нык сәламәтлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан җылы мөнәсәбәт, шатлык һәм бәхет, тынычлык һәм мул тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International