ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 4 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 4 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 370 миллион 140 мең сум акча керде. Шулай итеп, 4 айда бюджет йөкләмәсе 165,48 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 23,31 миллион сум - план 67 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 23,80 миллион сум – план 91,2 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 178,72 миллион сум – план 1 191,5 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 93,06 миллион сум акча кергән;
дивидентлардан – 0,35 миллион сум – план 0,7 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 0,91 миллион сум - план 2 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 49,89 миллион сум табыш кергән– план 104,9 % ка үтәлгән.