ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды

2015 елның 19 мае, сишәмбе

       2015 елның 19 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 15 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Моннан тыш тагын 2 дәүләт хезмәткәре үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.

       Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.

       Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр, ә ике хезмәткәргә тиешле класслы чиннар биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International