“Бәяләүчеләрнең Россия җәмгыяте” россиякүләм иҗтимагый оешмасы Севастополҗ шәһәрендә 2015 елның 14 маеннан 15 маена кадәр Бәяләүчеләрнең XXIII Халыкара конференциясен үткәрде. Конференция барышында россия белгечләре һәм башка илләрдән килгән кунаклар мөһим сораулар буенча сөйләштеләр. Иң төп сорауларның берсе – бәяләү эшчәнлегендәге законнарга кергән үзгәрешләр турында булды.
Пленар утырышта иң беренчеләрдән булып ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин чыгышы тыңланылды. Аның Министрлыкның регион бәяләүчеләре белән хезмәттәшлек итүе турындагы тәҗрибә турындагы чыгышы күпләрдә кызыксыну уятты.
Кырым республикасына бару уңаеннан Фәрит Мусин шулай ук Бахчасарай районы администрациясе Аппараты җитәкчеләре белән очрашып, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре юнәлешендәге сораулар буенча да сораулар каралды.