«Әлмәт су каналы» ААҖ еллык акционерлар җыелышы узды

2015 елның 22 мае, җомга

       «Әлмәт су каналы» ААҖ 20.05.2015 еллык акционерлар җыелышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасы исеменән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Әлмәт муниципаль районы җир һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре палатасы, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды акционерлары вәкилләре катнаштылар.

       Еллык җыелышта 2014 елгы эшчәнлек нәтиҗәсе расланылды, еллык бухгалтерлык балансы, финанс нәтиҗәләре турындагы исәп-хисап расланылды. 2014 ел нәтиҗәләре буенча 3600 мең сум күләмендә югалту булган.

        Акционерлар тарафыннан «Әлмәт су каналы» ААҖ директорлар советы сайланылды:

1. Гирфанов Марат Нил улы;

2. Богданчиков Николай Алексей улы;

3.Мусин Фәрит Шаһит улы;

4. Насыров Илдус Наил улы;

5. Иванов Леонид Иван улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International