2015 елның 22 маенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бәясен игълан итмичә генә, ябык формада тәкъдимнәр кертү буенча дәүләт милке сатылды.
Начар хәлдә булган һәм инде берничә тапкыр сатуга куелып та сатылмаган дәүләт милке бәясе игълан ителмичә генә сатуга куела.
Дәүләт милкен сатып алуда катнашу өчен 27 гариза бирелде. Сатуга куелган 1 лот – ТР Бөгелмә районының, Карабаш бистәсендәге күчемсез милек объекты җир кишәрлеге белән 1,1 миллион сумга сатылды. Сатудан кергән акча Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк.