ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2015 елның 3 июленә Казан шәһәрендә урнашкан күчемсез милек объектларын сату буенча аукцион игълан ителде:
– ТР, Казан, Гудованцев ур., 5, адресы буенча, гомуми мәйданы 365,9 кв.м, торак булмаган бүлмәләр.
– ТР, Казан, Октябрьский ур., 38, адресы буенча, гомуми мәйданы 108,7 кв.м, торак булмаган бүлмәләр.
Күчемсез милек объектларын карау буенча Казан шәһәре, Вишневский ур., 26, 1 кат, 264-30-81 телефоннары аша Прокофьева Е.А. мөрәҗәгать итәргә кирәк.