Татарстан Республикасының 100 % өлеше булган ачык акционерлык җәмгыятьләре, дәүләт унитар предприятиеләре җитәкчеләренең исәп-хисап бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

      ТР дәүләт унитар предприятиеләренең хуҗалык кулланылышында булган дәүләт милкеннән файдалану нәтиҗәсен күтәрү, шулай ук устав капиталында 50% артык дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре эшчәнлегенең үтә күренмәлекләрен арттыру максатыннан ТР Министрлар Кабинетының карары нигезендә Татарстан Республикасының 100 % өлеше булган ачык акционерлык җәмгыятьләре, дәүләт унитар предприятиеләре җитәкчеләренең һәм ачык акционерлык җәмгыятьләренең дәүләт идарә органнары һәм  контроле вәкилләренең исәп-хисап бирү тәртибенә  үзгәрешләр кертелде.

       Хәзер дәүләт унитар предприятиесе җитәкчесе ел саен 1 сентябрьгә кадәр ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органына тиешле тәртиптә алдагы елга һәм аннан соңгы тагын 2 елга эш нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен кертеп программа төзеп тапшырырга тиеш.

       Шулай ук предприятие җитәкчесе ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына квартал саен тиешле форма буенча исәп-хисап тотарга тиеш.

       Еллык исәп-хисап 5 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

       Исәп-хисап тоту тәртибенә үзгәрешләр кертү оешма җитәкчеләренең эшчәнлеген алдагы 3 елга алдан нәтиҗәле планлаштыруга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International