Кырым Республикасының Бахчасарай муниципаль районы хакимияте белгечләре һәм җитәкчеләре белән киңәшмә үтте

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

       Кырым Республикасына методик ярдәм күрсәтү кысаларында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә видеоконференция режимында Кырым Республикасының Бахчасарай муниципаль районы хакимияте белгечләре һәм җитәкчеләре белән киңәшмә үтте.

       Видеоэлемтә киңәшмәсендә  төп сорау – авыл җирлекләре һәм муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре исәбен алу һәм инвентаризацияләүне оештыру турында сөйләшенде. Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасы милкенең исәбен алып баруны оештыру белән таныштылар, Бахчасарай районында милек исәбен алып баруны үстерү перспективаларын карадылар. Шулай ук милекне БТИ мәгълүматлары һәм район оешмаларының бухгалтерлык исәбе  буенча инвентаризацияләү һәм җирле үзидарә органнары структурасы турындагы сораулар каралды. Июнь аенда шундый ук киңәшмә үткәрү планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International