ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2015 елның гыйнвар- май айларында министрлык тарафыннан ТР 39 муниципаль берәмлегеннән килгән 1248 сату-алу эше буенча 615 мөрәҗәгать каралды, шуларның 516 сату-алу эше башкару килешенде. 739 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.