Гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турындагы Татарстан Республикасы Законы кысаларында 2015 елның 1 июне көнне сәгать 10.00 нан алып 14.00 кадәр ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Балаларны яклау көненә багышлап гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрү оештырылачак. Хокукый ярдәм инвалид балалар, әти-әни ярдәменнән мәхрүм калган ятим балалар, аларның вәкилләре, гаиләгә асрамага, уллык яки кызлыкка бала алырга теләүчеләргә күрсәтеләчәк.
Бу чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре гражданнарга җир законнарына кагылышлы сорауларда консультация бирәчәкләр.