Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык тәмамланды

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

       Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары территорияләрен санитар чистарту максатыннан ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-эколгик икеайлык игълан ителгән иде.

       Чаралар үткәрү нәтиҗәсендә “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы өчен 40 транспорт чарасы бирелде һәм тәүлегенә 100-150 км исәбеннән өстәмә ягулык арттырылды.

       Икеайлык кысаларында Татарстан Республикасының районнарына 32 һәм шәһәрләренә 15 тапкыр барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International