ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Кырым Республикасы гражданнары өчен мәгариф программаларын тормышка ашыруда катнашты

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

        Бүген, 2015 елның 3 июне көнне, Икътисад, хокук һәм идарә институтында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокукый тәүмин итү бүлеге җитәкчесе Евгения Воронина Кырым Республикасы гражданнары өчен мәгариф программаларын тормышка ашыру кысаларында “Татарстан Республикасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм дәүләт политикасының төп юнәлешләре” темасы бунча чыгыш ясадылар. Чыгышларда таатарстан Республикасындагы дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүнең төп сораулары яктыртылды, җир-мөлкәт өлкәсендәге федераль законнар үсешенә тулы характеристика бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International