Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 422 җир кишәрлеге бирелгән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә күп балалы гаиләләргә бирү өчен өстәмә җир кишәрлекләрен әйләнешкә җибәрү сораулары буенча “РЖС” Фонды белән хезмәттәшлек итүне дәвам итә.