09.06.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә Кырым Республикасының Бахчасарай районы хакимияте белгечләре һәм җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә шулай ук министрлык белгечләре һәм ТР Зәй районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе катнашты. Киңәшмәнең төп соравы – муниципаль милек белән идарә итүдә исәп-хисап системасын формалаштыру иде.
Киңәшмәдә төп сорау буенча министр урынбасары Фәрит Мусин һәм Палата рәисе Р. Шәйхиев чыгыш ясадылар.
Видеоконференциядә катнашучылар Зәй районының социаль-икътисади структурасы белән, андагы муниципаль милек белән идарә итүдә исәп-хисап системасын формалаштыру, шулай ук Зәй районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлеге белән таныштылар.