Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 5 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 368 миллион 900 мең сум акча керде. Шулай итеп, 5 айда бюджет йөкләмәсе 164,9 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 29,2 миллион сум - план 83,9 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 26,8 миллион сум – план 126,1 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 180,4 миллион сум – план 12 тапкырга артык үтәлгән;
җир сатудан – 71,5 миллион сум акча кергән;
дивидентлардан – 2,3 миллион сум – план 4,7 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 8,1 миллион сум - план 17,4 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 50,6 миллион сум табыш кергән– план 106,5 % ка үтәлгән.