11.06.2015 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Департамент директоры С.М. Мишин җитәкчелегендә Ульяновск өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты делегациясе килде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм министрлыкның җитәкчеләр составы арасында делегация вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу барышында ике як та дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итү сораулары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Аннан соң кунаклар Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы делегациясе Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы структур подразделениеләре, шул исәптән муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү белән таныштылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Министрлыклар арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк.