ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле Сарман авылы рудниклары базасында фәнни-мәгърифәтчелек комплексы төзү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

       16.06.2015 Сарман муниципаль районында Сарман авылы рудниклары базасында фәнни-мәгърифәтчелек комплексы төзү сораулары буенча ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Болтусова, башка бу сорауда кызыксынучанлык тапкан министрлык, ведомство һәм оешма вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.

       Республиканың Сарман районы территориясендә уникаль туристик комплекс – Бакыр Тау урнашкан. Комплекс бу исемне тарихи бакыр руднигы истәлегенә алды. Бакыр чыгару монда XI гасырда ук алып барылган.

      Туристик маршрутны үстерү кысаларында монда туристик база төзү планлаштырыла. Анда 4 кешелек кечкенә йортлар, кафе һәм башка объектлар төзү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International