“Казан” Агропаркының директорлар советы утырышы узды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

       16.06.2015 көнне “Казан” Агросәнәгать паркында ТР Җир һәм мөлкәтт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Директорлар советы утырышы узды.

       Утырышта Комплексның 2014 елдагы һәм 2015 елның беренче яртыеллыгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр расланды, һәм 2015 елга үсеш планы каралды.

       2014 елда Агропромпарк эше нәтиҗәләре буенча комплекска 2 млн. 769 мең кеше килгән, бу 2013 елга караганда 4 тапкырга арткан. Сәүдә залларының тулыланышы 1,6 тапкыр үскән. Агропарк мәйданында товар әйләнеше 444 мең сум тәшкил итте. 2014 елда ачылыш елы белән чагыштырганда табыш 3 тапкырга арткан һәм 112 млн.сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International