Гамәлдәге закон буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үтә. Агымдагы атнада акционерларның еллык гомум җыелышлары “КНИАТ” АҖ, “Бөгелмә элеваторы” ЯАҖ, “Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты №2” ЯАҖ, “Бердәмлек” ААҖ, “Түбән Кама шинасы” ААҖ, “КМПО” ААҖ, “Алабуга ХПП” үтте. Көн тәртибендә җәмгыятьләрнең еллык исәп-хисапларын раслау, 20414 ел эшчәнлекләре буенча бухгалтерлык исәп-хисапларын раслау, дивидентлар түләү, 2015-2016 елга җәмгыятьләрне контрольдә тоту һәм идарә итү органнарын формалаштыру сораулары каралды.
Акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышлары үткәрү алдагы атнада да дәвам итә.