Бүген, 19.06.2015, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының утырышлар залында министрлык хезмәткәрләренең яшьләр хәрәкәте активистлары белән очрашуы узды.
Чара барышында яшьләр оешмасы министрлыкта коррупциягә каршы көрәш максатыннан үткәрелгән эш белән таныштылар. Үзләре дә республикадагы яшьләрнең коррупциягә каршы “Бирмәскә дә – алмаска да!” лозунгы астындагы көрәш программасы үсеше белән таныштырдылар.