Кичә, 2015 елның18 июне көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· Дәүләт милкеннән файдалану бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;
· Татарстан Республикасының дәүләт милке реестры бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;
· Икътисад бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;
· Кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә 1 разрядлы өлкән белгеч.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 16 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Абдиева Ләйсән Абделәхәт кызы;
· Козловская Светлана Александр кызы;
· Груздева Кристина Сергей кызы;
· Капкова Найлә Әлим кызы конкурста җиңеп чыктылар.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!