“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ Татарстан Республикасы милкендә булган “Түбән Кама автооешмасы” АҖ акцияләр пакетын сату өчен гаризалар кабул итә.
Аукцион 2015 елның 5 августы көнне сәг. 10.00 да, Каан, Вишневский ул., 26 (аукционнар залы) адресы буенча үтә.
Җәмгыять эшчәнлегенең төп юнәлеше транспорт хезмәте күрсәтү.
100-процентлы пакетны сатуның башлангыч бәясе - 19 297 000 сум.
Тулырак мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында, шулай ук Россия Федерациясенең сату үткәрүләр турындагы мәгълүмат урнаштыру өчен www.torgi.gov.ru рәсми сайтында.