ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Премьер-министры Илдар Халиков боерыгы буенча Лаеш районындагы Казан аэропорты территориясендәге аэровокзалны, шул исәптән 1620 кв.м. мәйдандагы федераль милектәге җир кишәрлекләрен Татарстан Республикасы милкенә тапшыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР буенча Росмөлкәт идарәсенә Татаэронавигация оешмасы белән берлектә аэровокзал объектларын бушлай куллану килешмәсе төзү, шулай ук этаплы тапшыру мөмкинлеген ТР Премьер-министры белән килешү сорауларын хәл итү тәкъдим ителде.