Кичә, 2015 елның 24 июне көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ һәм “Саескан Тавы - Шәле” автомобиль юлы яны полосасында урнашкан ике җир кишәрлеген автоягулык сату станцияләре төзү өчен авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән сәнәгать җирләре категориясенә күчерү максатыннан киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә «Татнефть» ААҖ, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ, «Главтатдортранс», «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә барышында җир кишәрлекләре категорияләрен үзгәртү шартлары билгеләнде.