Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы делегациясе белән очрашу узды

2015 елның 26 июне, җомга

       2015 елның 25 июнендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә министрлык белгечләренең Башкорт Республикасы коллегалары белән очрашуы узды. Очрашу барышында ике як та дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итү сораулары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Аннан соң Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы  делегациясе Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы структур подразделениеләре, шул исәптән “Дәүләт мөлкәт казнасы” ДБУ эше белән таныштылар.

       Очрашу нәтиҗәләре буенча Министрлыклар арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International