19 һәм 23 июнь көннәрдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстэм Мерзакреев рәислегендә кадастр инженерларын аттестацияләү буенча комиссия утырышы узды. Утырышта кадастр инженерларының квалификацион аттестатларын гамәлдән чыгару яки чыгармау соравы каралды. Бу утырыш ТР буенча Росреестрына кадастр инженерларының закон таләпләрен бозулары хакында килгән мәгълүматлары белән бәйле рәвештә оештырылды.
Утырышка закон таләпләрен бозган кадастр инженерлары чакырылды. Аларга закон таләпләрен саклауны раслаучы дәлилләр китерү, яки аларны үтәмәүне раслаучы сәбәпләр китерү мөмкинлеге бирелде.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 75 кадастр инженерларының квалификацион аттестатлары гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде.