ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 2 кварталында республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 6 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 418 миллион 410 мең сум акча керде. Шулай итеп, 2 кварталда бюджет йөкләмәсе 187,07 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 34,73 миллион сум - план 99,8 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 30,27 миллион сум – план 116 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 181,55 миллион сум – план 12 тапкырга артык үтәлгән;
җир сатудан – 72,33 миллион сум акча кергән;
дивидентлардан – 4,21 миллион сум – план 8,6 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 44,48 миллион сум - план 96,1 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 50,72 миллион сум табыш кергән– план 106,7 % ка үтәлгән.