Югары Ослан муниципаль районында “Нариман” туристик-рекреацион кластеры урнаштыру инвестиция проекты

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

       Бүген, 2015 елның 08 июлендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрендә министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә кызыксынучы яклар белән Татарстан Республикасының Идел-Кама бассейнында эчке һәм чыгып йөрү туризмын үстерү проекты кысаларында инвестиция проекты “Нариман” туристик-рекреацион кластеры урнаштыру өчен Югары Ослан муниципаль районы тәкъдим иткән 60 га мәйданлы җир кишәрлеген билгеләү һәм закон буенча тиешле категориягә күчерү тәртибен билгеләү максатыннан киңәшмә үтте.

       ТР урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бу җирләрнең бер өлеше федераль милектә (урман фонды) булуы расланды. Урман җирләрен рекреацион максатта арендалау тәкъдим ителде.

       Киңәшмә барышында төзелеш объектларын дәүләт милке җирләренә урнаштыру тәкъдим ителде. Аның өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына ТР МК җирләрне тиешле категориягә күчерү документлар әзерләү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International