Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә бирү өчен 521,5 га мәйдандагы җир кишәрлекләре белән идарә итү буенча вәкаләтләрне бирү турында

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

      РФ  торак төзелеше үсешенә йогынты ясау Федераль фонды белән үзере хезмәттәшлек итүдә Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә бирү өчен Биектау районының Дачный бистәсендәге 521,5 га мәйдандагы җир кишәрлекләре белән идарә итү буенча вәкаләтләре Татарстан Республикасына бирелде.

      ТР Җир Кодексы нигезендә, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эшен җирле үзидарә органнары башкара.

Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә бирү өчен 521,5 га мәйдандагы җир кишәрлекләре белән идарә итү өчен вәкаләтләрне Казан җирле үзидарәсенә тапшыру эшен башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International