Питрәч муниципаль районындагы җир кишәрлекләрен сату буенча аукцион уздырылмады

2015 елның 10 июле, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә, 10.07.2015 көненә билгеләнелгән Питрәч муниципаль районындагы тиешле срокта кулланылышта булмаганга күрә хуҗасыннан алынган  гомуми мәйданы 25 га авыл хуҗалыгы җирләре сатып алу өчен теләк белдергән гаризалар булмау сәбәпле уздырылмады.

       “Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турындагы” ФЗ нигезендә, сату үтмәгән җир кишәрлекләре ике айдан соң башлангыч бәясе буенча дәүләт яки муниципаль милеккә сатып алырга мөмкин.

       Хәзерге вакытта бу җирләрне дәүләт яки муниципаль милеккә сатып алу соравы карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International