ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы “Линияле объектлар урнаштыру һәм җир астыннан файдалану үзенчәлекләрен исәпкә алып җир законнары реформасы” темасы буенча семинар узачагы турында хәбәр итә. Семинарны “ТР Җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге” ААҖ үткәрә.
Семинар барышында җир законнарына кергән соңгы үзгәрешләр һәм актуаль юридик сораулар каралачак.
Семинар 2015 елның 22 июлендә, Казан шәһәренең Петербург урамы, 1 адресы буенча урнашкан Казан Гранд Отеленең “Габдулла Тукай” конференц-залында сәг. 10.00 дә башлана.
Семинарда катнашу өчен гаризаны 8 (843) 238-87-70, 236-12-18 телефоннары аша, яки crzo-rt@bk.ru, crzo-rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин.