Гамәлдән чыгару буенча комиссия 2015 елның июнендә 61 оешмадан килгән гариза карады. Гаризалар буенча 53 оешмага гамәлдән чыгару рөхсәте бирелде: 674 мөлкәт объекты, шул исәптән 609 берәмлек җиһаз һәм оргтехника, 55 берәмлек автотранспорт, киләчәктә эксплуатацияләүгә яраксыз мораль һәм физик яктан искергән 10 бина һәм корылма гамәлдән чыгарылды.
Комиссия эше нәтиҗәләре буенча амортизация дәрес исәпләнмәү һәм күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләренә мөһим документлар булмау сәбәпле 8 оешманың гаризасы кире кагылды. гамәлдән чыгаруга куелган 4 берәмлек автотранспорт чарасы аукцион аша сатуга җибәрелде.