ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлоыгы ТР буенча Росреестр идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Алабуга районының җирле үзидарәсе органы вәкилләре белән берлектә 21.07.2015 кадастр номеры 16:18:110501:147, гомуми мәйданы 49,8 га булган, ТР, Алабуга орайоны, Поспелов авылы территориясендә урнашкан Денисов И.Н. милкендәге җир кишәрлеген тикшерделәр. Җир кишәрлеге тиешле максатта кулланылмый, күп еллык үләннәр, агачлар белән үсеп капланган. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе җир хуҗасына карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының 8.7 маддәсенең 2 п. Буенча административ эш кузгатты. Бу маддә буенча хокук бозучы өчен 20 меңнән 50 меңгә кадәр штраф каралган.