ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 7 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 7 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 555 миллион 60 мең сум акча керде. Шулай итеп, 7 айда бюджет йөкләмәсе 95,97 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 45,69 миллион сум - план 75,3 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 35,21 миллион сум – план 85,4 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 182,28 миллион сум – план 94,9 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 80,72 миллион сум акча кергән - план 112,11 % ка үтәлгән;;
дивидентлардан – 114,11 миллион сум – план 105,2 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 45,43 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 51,50 миллион сум табыш кергән– план 96,2 % ка үтәлгән.