ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы “Дәүләт тарихи-архитектуралы һәм сәнгатъ музее “Свияжск шәһәр-утравы” ТР дәүләт бюджет мәдәни учреждениесенең мөлкәт комплексын формалаштыру буенча эшне дәвам итә. Свияжск утравы заповеднигының бердәм тарихи-мәдәни ландшафт һәм архитектура ансамблен булдыру өчен бу территориядәге барлык тарихи мирас объектларын да музей комплексына берәштерү мөһим. Шуңа бәйле рәвештә 11.08.2015 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Свияжск утравындагы мөлкәтне файдаланучы оешмаларга тапшыру сораулары каралды.