ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру документлары проектын карауда катнаша

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

      ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР тиешле вәкаләтләр нигезендә муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру документлары проектын карауда катнаша.

       2015 елның 10 августына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тиеше тәртиптә ТР муниципаль берәмлекләренең  177 территориаль план проекты  документлары каралды. Территориаль планлаштыруның 166 документ  проектының 125 е хаталарсыз кабул ителде.  41 авыл генераль планы проекты тиешле төзәтмәләр кертү өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җибәрелде.

       ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2015 елның 10 августына 913 ТР муниципаль берәмлекләренең  генераль планының 805 е расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International