“Махсус санитар автотранспорт оешмасы” Дәүләт унитар предприятиесе “Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе” учреждениесенә кушу соңгы этапка күчә

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

       Ел агымында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә “Махсус санитар автотранспорт оешмасы” Дәүләт унитар предприятесен учреждениегә үзгәртеп кору чаралары үткәрде. Бу чаралар Яр Чаллы шәһәрендә яхшы ашыгыч ярдәм күрсәтү базасы булдыру максатыннан уздырылды.

       2015 елның 12 августында предприятиене учреждениегә үзгәртү турындагы таныклык алынды. Алдагы этапта “Махсус санитар автотранспорт оешмасы” Дәүләт унитар предприятиесе  “Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе” учреждениесенә кушу булачак. 2015 елның 1 сентябреннән хезмәткәрләр дә ашыгыч ярдәм станциясе штатына күчереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International