Кичә, 2015 елның 10 сентябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе;
· Хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенә әйдәп баручы консультант.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 4 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Хәсәншин Равил Шарипҗан улы;
· Ханжина Анна Виктор кызы конкурста җиңеп чыктылар.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!