ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

       2015 елның 10 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.

       Аттестацияләнүдә 3 дәүләт хезмәткәре катнашты.

       Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, хезмәткәрләр норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирәләр.

       Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, имтихан тотучы хезмәткәрләргә тиешле класслы чиннар биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International