16 транспорт чарасы “Матди тәэмин итү” ДБУ тапшырылды

2015 елның 11 сентябре, җомга

       ТР Дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелгән аукцион нигезендә 16 транспорт чарасы - LADA Granta һәм ВАЗ-2131 автомобильләре сатып алу өчен дәүләт контракты төзелде.

       Бүгенге көндә бу транспорт чаралары “Матди тәэмин итү” ДБУ тапшырылды. Транпорт бүлеге финанс-икътисад бүлеге белән берлектә исәпкә кую өчен документлар әзерләү эше башкарыла. Бу транспорт чаралары киләчәктә ТР Экология һәм табигый ресурслар һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыкларына хезмәт кәрсәтүдә кулланылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International