ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә 2015 елның 8 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2015 елның 8 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 596 миллион 560 мең сум акча керде. Шулай итеп, 8 айда бюджет йөкләмәсе 103,14 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 53,36 миллион сум - план 88 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 36,90 миллион сум – план 89,5 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 186,58 миллион сум – план 97,1 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 81,64 миллион сум акча кергән - план 113,39 % ка үтәлгән;;
дивидентлардан – 140,96 миллион сум – план 130 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 45,43 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 51,50 миллион сум табыш кергән– план 96,2 % ка үтәлгән.