Мөслим муниципаль районында авыл хуҗалыгы җирләренең файданылмавы турында

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
       Бүген, 2015 елның 17 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Мөслим районы территориясендә тиешенчә файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен тартып алу соравы каралды.
      Киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча фитосанитар һәм ветерианрлык хезмәте буенча Федераль хезмәт идарәсе, Мөслим муниципаль районының башкарма комитеты вәкилләре катнаштылар.
       Киңәшмә барышында дәүләт һәм шәхси милектә булган 17мең га җирнең  Мөслим агрофирмасында арендада булуы билгеләнде. Бу җирләр инде ел буе эшкәртелмәгәннәр, шунлыктан тиешле административ эш кузгатылган.
       Киңәшмәдә Мөслим җирле үзидарәсенә бу җирләрдән файдалана башлау буенча чаралар күрү турында тәкъдимнәр кертергә киңәш ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International