Газүткәргечләре белән идарә итү хокукына килешмә төзү өчен ачык аукцион игълан ителде

2015 елның 18 сентябре, җомга
       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дәүләт милке - газүткәргечләре белән идарә итү хокукына килешмә төзү өчен ачык аукцион игълан ителде. Объект Чистай районының Болдыр авылында урнашкан. Ышанычлы идарә килешмәсе 5 елга төзелә. Объектны тапшыру газүткәргеч магистраленнән кулланучыларга өзлексез газ бирүне максат итеп куя.
       Аукционда катнашу өчен гаризалар Казан, Вишневский ур., 26 адресы буенча кабул ителә. 
       Аукцион 16.10.2015 көнне сәг. 10:00 башлана. Тулырак мәгълъмат www.torgi.gov.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International